2007 ел узып та китте. Татарстан Республикасы кулэмендэ бу ел Хәйрия елы дип игълан ителгэн иде. Һәм, һичшиксез, 2007 ел мохтаҗлар өчен уңышлы узды. Әмма һәр мөселман кешесе бер хаклыкны онытмаска тиеш: яхшы гамәллэрне ел тәмамлану белән туктатырга ярамый. Хәйриячелек, сәдака бирү турында Коръэндэ дә, рәсүлебезнең хәдисләрендә дә әйтелгән.

Аллаһ Тәгалә әйтә: «Коръэннен Аллахыдан ин,дерелгэн хак китап икэнлегендэ хич шик юк, бу китап анын белэн гамэл кылучы тэкъва моэминнэргэ хак юлны курсэтуче — хидэяттер. Ул тэкъва моэминнэр курмэсэ дэ, кургэн кебек Аллахыга ышаналар. Хэм йоклэтелгэн намазларны вакытында укыйлар, хэм Без биргэн байлыктан садакалар бирэлэр” бәкара сүрәсе 2:2-3.

Динебездә Аллаһ Тәгалә бай кешеләргә үзләренең байлыкларының кырыктан бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьрләргә һәм башка мохтаҗларга сарыф итәргә кушкан, ул өлеш зәкәт дип исемләнгән. Әгәр ел ахырына кешенең байлыгы нисабка җитсә, ул кешене байлар исемлегенә кертергә була, һәм ул кеше зәкәтне тулярга тиеш, теләге булса, сәдәка да бирә ала.

 

Доньяда булган кешеларне бай хам факырларга булярга булла, бай кешелар малларын сарыф италар Аллахы Тагала амере буенча, мохтаж факырлар байларнын олешен кабул италар. Аллахнын хикмате- доньяда мохтажлар булмасын.

 

Бай кешеләргә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү- мәҗбүри гамәл, чонки Аллаһның әмерен үтәмәү – гөнаһ. Алар, ярдам итеп, үзләрен, малларын пакьләндерә, һәм, иң мөһиме, ахирәттә узен ут газабыннан коткара. Күп кешеляр шул хаклыкны аңламыйлар, аңларга тырышмыйлар да. Шуны онытмаска кирәк, кеше гомере кыска, һәм ул Аллаһ Тәгалә кулында, аның әҗәленнән качып котылып булмый. Кешенең максаты дөнья куу, мал үрчетү түгел, киресенчә, Аллаһның ризалыгы, аның әмерен үтәү. Байлык ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау, зур жаваплылык, аның өчен Аллаһ каршында җавап бирергә куркып торырга тиеш кеше. Илебезнең күп кенә байлары акчаларын казиноларга, рестораннарга тоталар,шул ук вакытта мохтажлар, каралты-курасыз торучылар, сукыр, аяксыз, телсез инвалидлар бетен дөнья тулган. Бүгенге кондә без «динебезгә кайтабыз» дигән сүзләрне еш ишетәбез, ләкин куз алдыбызда мәчетләр, мәдрәсәләр ишелеп бара, төзелеп бетмәгән биналар да куп. Матди ярдәм җитмәгәнлектән, төзелеш еллар буена сузыла, тукталып тора, яисэ инде бөтенләй череп, ишелеп төшә. Бөтен Рәсәй кәләмендә көн саен яңа кафелар, рестораннар, барлар ачыла, араларында хәләл булганнары бик аз. Хәзерге җәмгыять мөселман мәктәпләренә мохтаҗ булуга карамастан, алар бүгенге көндә юк диярлек. Җаваплылык исә бу очракта хөкүмәт һәм шул ук байларга төшә, димәк аларның бу өлкәгә ихтибарлары җитеп бетми. Куптән түгел генә хөкүмәтебез мәдрәсә-мәхәлләләрнең чыгымнарын күрә башлады. . әлбәттә, соңгы елларда яңа хәйрия фондлары, оешмалар ачыла башлады, тик алар югары Ислам мәдәниятен, фәнен, мәгарифен үстерүгә юнәлтелгән. Шунысы кызганыч, безнең илебездә хәйрия белән бәйле канун юк, шул сәбәпле , хәйрия бирүчеләргә зур салымнар түләргә туры килә, һәм нәтиҗәдә сәдәканың зурлыгы нык кими.

Элек –электән хәйрия бирү, сәдәка тарату татар халкы гореф-гадәтләрендә булган. Тарих битләреннән күренгәнчә, нинди генә авыр вакытлар булуга карамастан, хәйриячелек тукталмаган. Күп вакыт узуга карамастан, байларның малы, вафатыннан соң, васыятнамә буенча хәйрия фондларына тапшырылуы кешелек хәтерендә сакланып килә. Шундыйлар арасында: сәүдәгәр Хөсәеновлар, Юнысовлар, Габделвәлия Чукиннар. Унтугызынчы гасырда башланган модернизация кешеләрнең төп максатларын алыштырды, вазыйфаларын оныттырды. Бүгенге көндә хәйрия- хәер сәдәкасына гына калды. Без мөселманнар, үз чиратыбызда, электән килгән хәйриячелеккә юнәлгән гореф-гадәтләребезне торгызырга тиеш. Булган бит шундый заманнар, кайчан байлар, үз малларыннан өлеш чыгару өчен, мохтаҗлар таба алмый тилмергән. Ул чакларда зәкәт бирүчеләр саны арткан, ә, алучылар саны, киресенчә кимегән. Әлбәттә, ул заманнарда мохтаҗлар да күпкә әдәплерәк булган, кул күтәреп сорарга оялганнар. Рәсүлебез әйткән: «Әгәр адәм баласы мохтаҗлыкка дучар булып, кешеләрдән ярдәм сораса, ул беркайчан да хәерчелектән арына алмаячак, әмма, әгәр ул ярдәм сорап Аллаһ Тәгаләгә сыенса, иртәме – соңмы, Аллаһ Тәгалә чишелү юлын күрсәтәчәк”.

Галимнәр тормышында да гыйбрәтле хәлләр күп булган. Мәсәлән, Хәсән әл – Басри, көндәлек кесәсендә шикәр кисәге йөртә торган булган, һәм берәр фәкыйрьне күргән саен, тәкъдим иткән. Галимнән нигә болай эшләве хакында сорагач, ул җавап бирә: “мин узем дә шикәрне яратам, һәм кешеләр арасында да яраткан әйберләрне таратырга торышам”. Аллаһ Тәгалә әйткән: “Үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһыдан биреләчәк рәхмәтләргә (ягъни, җәннәткә керүгә) ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән сәдака биргәнегезне беләдер”.(“Гимран” сүрәсе, 92 аят)

Хәзер уйлап карыйк, безнен арабызда күпме кеше акчасын, малын Аллаһ ризалыгы өчен сарыф итә ? Биргәч, иртәгә үзем мохтаҗ булып калам, дип борчылучылар юкмы ? Ул бирган акчалар уземя кирак булучак дип башларга фикер килми ме? Расулебезнен хадисенда: «Сау-сәламәт вакытта биргән сәдәка иң зур һәм хәерле сәдәка булыр, cәдәка бирүне сузмагыз, үлем вакыты җиткәч кенә, “шул кадәрле бу кешегә, шул чаклы — бу кешегә” дип, хәер тарата башламагыз”.

Comments are closed.

21 Август, 2013