Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Илнур Илдус улы ВӘЛИЕВ һәм аның урынбасары Илнур Мәхмүт улы АЛЬМЕТОВ белән әңгәмәбез зәкят турында һәр мөселман белергә тиешле гап-гади сораулардан башланса да, сөйләшә торгач, байтак яңалык белдем. Әңгәмә газета укучыларга да кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.

        — Зәкятнең – мал-мөлкәтеңнән мохтаҗларга өлеш чыгаруның мөһимлеге турында нәкъ менә рамазан аенда күбрәк сөйләнә кебек. Моны, зәкятне Изге айда түләп калырга кирәк, дип аңларгамы?

        Илнур Вәлиев:       

        — Зәкят ай календаре буенча елына бер тапкыр түләнә һәм фарыз булып бара. Ул рамазанда да, Корбан бәйрәмендә дә, башка айларда да тапшырылырга мөмкин — аерым көне юк. Рамазан аенда дингә игътибар көчәя, зәкят турында сүзләрнең күбәюе, зәкят түләүчеләрнең артуы шуның белән бәйле.

        Илнур Альметов:

        — Шәригатьнең бөтен кануннары язып куелган инде аның. Мәсәлән, балигълыкка җитеп, эшкә урнашкач, берәүнең эшләгән акчасы барлык хаҗәтләренә тотканнан соң да артып кала башлады, ди. Беркөнне бу сумма 85 грамм алтын хакына (быел 170 мең сум) җитә һәм бу нисаб дип атала. Менә шушы көнне билгеләп куя да, ай календаре буенча бер ел узгач (354 көн), рамазанга туры киләме ул, әллә зөлхиҗҗәгәме, әллә бутән айгамы малының 2,5 процентын зәкят итеп түли.       

        — Зәкят – исламның өченче баганасы, моны һәр мөселман белә, ул аны сезнең ярдәмнән башка гына түли алмыймы? Гомумән, “Зәкят” хәйрия фондының вазыйфасы нидән гыйбарәт?

        Илнур Вәлиев:

        — “Зәкят” фонды Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 1998 елда оеша, башта ул ДУМның комитеты буларак эшләп килә, инде хәзер аерым структурага әйләнде. Безнең бурыч – зәкят һәм сәдака акчаларын җыеп, аларны шәригать кануннары буенча мохтаҗларга таратудан гыйбарәт. Димәк, фонд – мохтаҗларның һәм игелек кылучыларның очрашу урыны да.

        Кеше бит ул үз акчасының кая киткәнен белеп торса гына кабат бирегә киләчәк. Шуңа күрә зәкят тәләүченең ышанычын яулауны максат итеп куйдык. Фондка күпме акча кергән – кая киткән,  кемгә таратылган – болар барысы да сайтта (zakyatrt.ru) күренә.

        Зәкят акчалары кемнәр арасында таратылырга тиеш соң? Бу хакта Коръәни Кәримнең “Тәүбә” сүрәсендә (60 нчы аять) әйтелгән: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасил иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүчедер”.

        Сайтның  “Ярдәм кирәк” бүлегендә чиратта торучы мохтаҗлар исемлеген элеп куйдык. Анда бу мөселманның нинди проблемасы бар, акча нинди максатка кирәк – барысы да язылган. Зәкят түләүче, шушы исемлек белән танышып, акчасын үзе теләгән кешегә тапшыра ала. Зәкятен ул безнең фондка терминал аша яисә исәп-хисап счетына күчерә дә, аннары шалтыратып, мин фәлән кадәр акча күчердем, фәлән кардәшкә тапшырыгыз, дип әйтә.

Зәкят һәм сәдака акчаларын аерым җыябыз, исәп-хисап счетлары да, касса да аерым. Бу ни өчен шулай? Чөнки кеше гади сәдаканы

күпме тели – шуның кадәр, кайчан тели — шул вакытта бирә ала. Ә зәкят — фарыз сәдака, аны Коръәндә әйтелгән кешеләргә тапшырырга кирәк. Аннан соң түләргә тиешле акчаны дөрес исәпләү дә мөһим. Кайбер эшкуарлар, берничә биснесы булып, үзләре генә исәпли алмагач, киңәш сорап безгә дә мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ярдәмгә Голәмалар шурасыннан берәр хәзрәтне җибәрәбез.

        - Шушы ике елда зәкят күләме үзгәрдеме?

        — Күбәйде, әлхәмдүлилләһ, зәкят алучылар да күбәйде. 2013 елда без 2 миллион 808 мең сум җыйган идек, ә узган ел 5,5 миллионга якын булды. Быел да мөселман кардәшләребезне икътисади кризис куркытмас, дип уйлыйбыз. Чөнки  зәкятне Аллаһы Тәгалә малны чистарту өчен биргән, ягъни акчаңны чыгарып бирәсең, иншә Аллаһ, шуның аркасында бәрәкәт килә. Аннары бу — фарыз гамәл, аны бернигә дә карамастан үтәргә кирәк. Тупланып, бер ел торган акчаңның 2,5 проценты синеке түгел, түләмәсәң, мохтаҗлар акчасын кесәңдә йөрткән, алар өлешеннән үз ихтыяҗыңны канәгатьләндергән булып чыгасың, Аллам сакласын. Кыямәт көнендә аның өчен бик каты җавап бирергә туры киләчәк.

        — Шулай каты буласын бар кеше дә белеп бетерми торгандыр, бәлки…

        — Күрсеннәр, белсеннәр өчен без сайтыбызга бик күп мәгълүмат әзерләп элдек. “Зәкят турында сөйлә” дигән бүлектә, мәсәлән, зәкят түләүнең мөһимлеген Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре,  видеоматериаллар аша дәлилләргә тырыштык. Барлык мөселманнар да безнең сайтның барлыгын беләдер, димим. Шуңа күрә быел мәчетләрдә урнаштыру өчен Голәмалар шурасы белән берлектә плакатлар әзерләдек. Анда зәкятнең төп принциплары аңлатыла. Бу плакатлар Казан мәчетләренә, кайбер районнарга таратылды инде. Болгар җыенында Мари, Чувашия, Пензадан килгән мөселманнарга да биреп җибәрдек.  Күпме түләргә, нәрсәдән түләргә, кемгә түләргә тиеш, исәп-хисап счетлары – анда бар да аңлаешлы итеп күрсәтелгән.

- Бу эшкә мәчетләр дә җәлеп ителә, димәк?

        — Әйе, һәр мәчет ул зәкятне җыярга һәм үз мәхәлләсендәге мохтаҗларга таратырга тиеш. Әйтик, Актаныш районында мәчеткә йөри торган бер мохтаҗга ярдәм кирәк, ди. Чыгышы белән шул ук Актаныштан булган эшкуар да, гадәттә, зәкятен шул мәчеткә бирә бит инде. Монда Казанда утырып, без ул мохтаҗны да, ул байны да белмибез, ә мөхтәсиб икесенең дә хәлләрен белеп тора. Ул берсенең зәкятен шәригать кушканча урнаштырып, фарыз гамәлен үтәргә булышса, икенчесенең матди хәлен яхшыртырга ярдәм итә ала.

        Аллаһ юлында эшли торган кешеләр (фисәбилилләһ) – галимнәр, укытучылар, шәкертләр, ислам динен таратып йөрүчеләргә аерым тукталасым килә, болар да – зәкят тиешле кешеләр. Узган елның сентябрендә без Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты белән берлектә зур программа эшләтеп җибәрдек.  Казанның һәм республиканың 4 районындагы мәчет-мәдрәсәләрдә коръәнхафизлар балаларга, өлкәннәргә белем бирә башлады, зәкят акчасыннан аларга хезмәт хакы түлибез. Иң әүвәл РИИның коръәнхафизлар әзерләү бүлеге һәм укытучылар белән килешү төзедек. “Зәкят” фонды сайтына кереп карасагыз, анда укытучының исем-фамилиясе, телефоны, күпме кешене ничә сәгать укыткан, күпме акча төшкән – бар да теркәлгән. Хәзер мөгаллимнәр бу эшкә “теләсәм – барам, теләмәсәм – юк” дип, хоббига караган сыман карамый, чөнки укыткан өчен хезмәт хакы ала. Атнасына 3 тапкыр, аена 12 көн укыту мәҗбүри, күбрәк укытса, акчасы да күбрәк була. Ә укытуның сыйфатын РИИдан килеп тикшереп торалар. 1 сентябрьдән без моны янә тулы куәтенә эшләтеп җибәрергә дип торабыз, Аллаһ теләсә. Хезмәт хаклары зур түгел түгелен — 6 меңнән 20 меңгә кадәр.  Иртәдән кичкә кадәр мәчеттә укыту белән мәшгуль егетләр бар, мәсәлән, Буада эш шулай куелган, аларга даими төстә хезмәт хакы түләп торырга уйлыйбыз.

        — Халыкны исламга тартуга, гыйлем бирүгә, “Зәкят” фонды, чыннан да, үзеннән зур өлеш кертә. Сезне бит әле балалар арасындагы викторина уеннарында да еш күрергә туры килә.     

        — Викториналарны без былтыр башлаган идек. Иң бәүвәл  Диния нәзарәте хезмәткәрләре Пәйгамбәребез тормышы буенча, диннең асылы турында татар һәм рус телләрендә 300 ләп сорау әзерләп куйдылар (теләгән һәркем сайтка кереп, алар белән таныша ала), 60 ар сораудан торган 5 вариант. Без менә шул сораулар буенча Казан мәчетләрендә, районнарга чыгып балалар арасында викторина уздырабыз. 45 минут эчендә балалар билеттагы сорауларга җавап әзерли, аннары хәзрәтләр аларның дөреслеген тикшереп, балларны исәпләп чыгара, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәндә 120 балл килеп чыгарга тиеш. Мәктәпләрдә БДИның максималь баллы 100 булса, мөселманча БДИда ул – 120 балл. Узган ел викторинаны башлап кына җибәргән вакытларны яхшы хәтерлибез әле. Бер районында: “Ахыргы Пәйгамбәрнең исеме ничек?” – дигән сорауга да җавап бирә алмаганнар иде. Быел, әлхәмдүлилләһ, Теләче районда 4 бала 120 балл җыйды. Беренчелекне кайсына бирергә белмәгәннән, хәзрәтләр Коръән укытып карадылар. Башка районнарда да эш бара: 95, 89, 72 балл җыялар. Бер карасаң, викторина – балалар уены гына сыман. Ә максаты нинди? Бала бит сорауны ача, укый, җавабы белән таныша,  имтиханга әзерләнә, аны тапшыра. Беренчелеккә чыгып, зур бүләкләр алмасалар да, без аларга нәүмизләнергә ирек бирмибез, кулларына шоколад булса да тоттырабыз. Күңеле булсын да мәчеткә генә йөрсен. Сентябрьдән бу эшне дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Хәзрәтләр янә 300 сорау әзерләп куйдылар. Менә шул балалар тора-бара Коръән укырга өйрәнерләр, өммәттәшләребез сафына басарлар, дигән өметтә торабыз.

        Болардан кала без балалар йортлары белән эшлибез. Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре аларга вәгазь сөйлиләр, без тәм-томнар алып барабыз. Күптән түгел генә “Сабыйга” акциясен башлап җибәрдек. Һәр елны изге гамәлләр ае булган рамазанда без барча халыкка шундый тәкъдим белән чыгабыз: үксез сабыйларга акчалата ярдәм итәргә, яисә офиска балалар өчен кирәк-яраклар китерергә була. Аннары без аларны үзебез балалар йортларына илтеп бирәбез.

        — Ә зәкят акчасы мохтаҗларга ничек барып ирешә? Алар кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?      

        — Моның өчен сайтта күрсәтелгән документларны җыярга кирәк, анда элемтәгә керү өчен телефоннарыбыз да бар. Без ярдәм сорап килгән кешенең мохтаҗ мөселман булуына ышанырга тиеш, шуңа күрә сораулар да бирәбез, кайчакта йортына да барып карыйбыз. Районнардан килгән гаризаларны мөхтәсибнең “әйе, бу кеше, чыннан да, мохтаҗ, йорты начар, гаиләсенең матди хәле авыр…” дигән үтенеч язуы белән кабул итәбез, шулай ышанычлырак була, чөнки без бит аңа бер мөселманның зәкятен тапшырырга җыенабыз.       

        — Коръәндә, бурычлылар да зәкят акчасына өметләнә ала, дип язылган, дидегез. Хәзер банктан кредит алып, муеннан бурычка батучылар бик күп…        

        Илнур Альметов:

        - Юк, аларга зәкят тиеш түгел. Бурычлы дигәндә хәләл бурычы булган кеше күздә тотыла. Безгә, хезмәт хакымны кистеләр, машина кредитын түли алмыйм, дип елап килүчеләр дә булды. Шундый хәлгә төшүләре кызганыч, билгеле, әмма без аңлатып бирергә мәҗбүрбез: бу шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән максатларда алынган бурычларга гына кагыла.

        - Мохтаҗлардан  байларга күчик әле: хәзер татарлар арасында да дөньяның иң бай эшкуарлары буларак “Forbes” журналында телгә алынган байлар бар. Менә алар да зәкят түли башласа, “Зәкят” хәйрия фонды күпкә баерак булыр иде, минемчә…

Илнур Вәлиев:

        - Сез хаклы, 5,5 миллион ярым сум – республика өчен зур сумма түгел. Зәкят түләргә кирәклекне аңлатып, зур эшкуарларга хатлар да җибәреп торабыз, 500 эшкуарның 4-5 е генә бераз акча күчерә, калганнарыннан бернинди җавап та юк… Беләсезме, кардәшләрне орышырга түгел, ә күбрәк вәгазьләргә кирәк. Әйе, иманы зәгыйфьрәк мөселманга моны үтәве җиңел түгел. Менә карагыз: исламның беренче баганасы шәһадәт – аны чын күңелеңнән әйтсәң – шул җитә; намазның да кыенлыгы юк; гомерендә бер тапкыр, шактый акча түгеп, хаҗга да барып кайтырга була әле; ураза тоту – ашказанына, телебезгә сынау, бик күп мөселманнар ул сынауны да уза. Ә менә зәкят – кесәгә сынау! Җитмәсә, аны һәр елны түләп торырга кирәк, шуңа күрә күп кеше аны үтәргә авырсына. Ә бит зәкяттә – бәрәкәт ачкычы! Моны аңлаган мөселман зәкятен һич түләми калмас иде. Зәкят түләсәк – малыбыз чистара, арта; түләмәсәк, киресенчә, бәрәкәте китә. Шәригать галимнәре табигатьтәге төрле хәвеф-хәтәрләрне, корылыкны зәкят түләмәү аркасында килеп чыга, диләр. Бер хәдистә китерелгәнчә, зәкят түләнми торган җирдә Аллаһы Тәгалә яңгырны да хайваннар дөньясы хакына гына бирә икән. Әгәр барлык хәлле мөселманнар да зәкят түләсә, бездә бер мохтаҗ кеше калмас иде.

        — Ә кайберәүләрнең байлыгы хәләл юл белән генә тупланмаган булса, зәкят аны чистарта аламы?       

        Илнур Альметов:       

        — Юк, зәкят хәрам малны хәләл ясамый, хәрам акчага хәтта мәчет төзергә дә ярамый. Әмма фарызны барыбер үтәргә — зәкятне түләргә кирәк. Аллаһы Тәгалә — Үзе хөкем  итүче.

                         Әңгәмәне Нәүбәһар Кәбирова язып алды

 

 

Comments are closed.

26 Ноябрь, 2015